Кичкутан(Кичкетан)

  • Подписчики: 1 036 подписчиков
  • ID: 26594339
Блокировка:
Нет ограничений
Верификация:
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
Видимость
открытое
Популярность:
У сообщества нет огня Прометея
Домен:
club26594339

Описание

Кичкутан. Кичкутаным - якты таңым Балкып торган тормышым. Кырларында бәхет таптым, иркенәйде сулышым. Хәтерләтә якты таңны Зәңгәр чәчкә яулыгым... Шәhәр булып үсеп килә Минем туган авылым. (Ә. Закиров) "Туган якның хәбәрләрен белдек Ызаннардан искән җилләрдән. Күпләребез олы юлдан кире Кайталмады ерак илләрдән". (Марсель Галиев). Туган авыл. Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, Шунда әүвәл Коръән аятен укыган; Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне, Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган. Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; Абый белән бергәләшеп, кара җирне Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем. Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем; Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. (Габдулла Тукай)